Апаста китапханәчеләр семинары

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

2024 елның 1 октябрендә Апас муниципаль районы Үзәк китапханәсендә Рәсәй Федерациясендә расланган Гаилә елы кысаларында китапханә хезмәткәрләре өчен «Гаилә елы: китапханәләрнең гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуда роле» дигән семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева катнашты.

Очрашуның төп темасы Гаилә елында халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру булды.

 Семинарда гаиләне классик һәм заманча әдәбиятның иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү эшенең төп юнәлешләре, гаиләгә мәгълүмати ярдәм күрсәтү, гаилә укуы традицияләрен торгызу турында сүз алып барылды.

Семинар кысаларында күренекле язучы, популяр әсәрләр авторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу уздырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International