Россиянең 72 төбәгеннән килгән 340 гариза арасыннан 22се сайлап алынды. Финалга чыгучылар арасында безнең китапханә хезмәткәре - күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге китапханәчесе Салават Гафаров та бар.
Бөтенроссия конкурсына йомгак ясауны түземсезлек белән көтәбез! Җиңүчеләрнең исемнәрен 12 ноябрьдә Санкт-Петербургта федераль һәм үзәк төбәк китапханәләре җитәкчеләренең еллык киңәшмәсендә игълан итәчәкләр.