Язучы белән очрашу

2013 елның 25 октябре, җомга
Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан 28 нче мәктәп укучылары 2013 нче елның 23 октябре көнне язучы Әхәт Мушинский белән очраштылар. Очрашуны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге оештырды.

Әхәт Мушинский – балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган китаплар авторы, «Казанский альманах» альманахының баш мөхәррире.
Өченче һәм тугызынчы сыйныф укучылары язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу бик мавыктыргыч булды.

Китапханә хезмәткәрләре исә укучыларга Китапханә, аның бай фонды, бигрәк тә газета һәм журналларның бай тупланмасы турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International