2024 нче елның 7 ноябрендә мәшһүр татар режиссеры, РСФСРның һәм СССРның халык артисты Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 90 ел тулды. Бу истәлекле дата уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән яңа электрон белешмәлек дөнья күрде. Белешмәлектә атаклы сәнгать әһеленең тормышы һәм иҗатын яктырткан күптөрле материаллар тупланды. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакындагы хезмәтләр, күренекле сәнгать эшлеклесенең әңгәмәләре, видеоязмалар, фотоархив, исемен мәңгеләштерү буенча башкарылган чаралар белән танышырга була. «Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсе фондларында булган чыганаклар исмелеге бирелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
Марсель Сәлимҗанов күренекле татар артистлары Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә дөньяга килә. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, А. В. Луначарский исемендәге дәүләт институтына режиссерлар әзерли торган факультетка укырга керә. 1962 елда институтны тәмамлап Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) режиссеры итеп билгеләнә. 1966 елда
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазифасына билгеләнә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр язмышын Г. Камал исемендәге ТДАТ белән бәйли. Күренекле режиссер республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләр куя. «Сүнгән йолдызлар», «Тирән тамырлар» һәм «Американ» спектакльләре өчен 1971 елда Республиканың Г. Тукай исемендәге, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен 1979 елда Россиянең К. Станиславский исемендәге дәүләт премияләренә, 2001 елда Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясенә лаек була.
Марсель Сәлимҗанов истәлегенә Татар академия театры фойесында бронза бюсты, үзе яшәгән йортка (Чехов урамы, 53) истәлек тактасы куела. Казанның бер урамы, Актерлар йорты аның исемен йөртә. Бөек режиссерның исемен мәңгеләштерү максатыннан 2014 елда Татарстанда М. Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге булдырыла. Премия ике елга бер мәртәбә өч кешегә бирелә. Г. Камал театры 2002 елдан бирле ел саен Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгара.