Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге рус язучысы, танылган прозаик, драматург Антон Павлович Чеховның (1860-1904) тууына 165 ел тулу уңаеннан күргәзмә әзерләде.

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

«Чехов дөньясы» күргәзмәсе язучының иң яхшы әсәрләре, китаплары һәм иҗаты белән таныштыра. Язучылыкка багышланган 25 ел эчендә Антон Павлович 300дән артык әдәби әсәр иҗат иткән, алар 100дән артык телгә тәрҗемә ителгәннәр.

  

Китап укырга яратучылар аның «Вишневый сад», «Пересолил», «Чайка», «Дама с собачкой», «Каштанка» кебек әсәрләрен беләләр, җөмләләрен цитата урынына кулланалар. Аның күп кенә әсәрләрендә нечкә юмор, тормышны һәм кеше психологиясен бар нечкәлеге белән белүе чагыла. Бу аларны мавыктыргыч итә һәм ул әсәрләр бер укуда истә кала.

 

Күргәзмә Татарстан Республикасы милли китапханәсенең классик уку залында урнашкан. Адресы: Казан шәһ., Пушкин ур., 86нчы йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International