Казанлыларны урам сәнгатен үстерү турындагы лекциягә чакырабыз

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Стрит-арт һәм граффитига үз карашы белән график дизайнер, иллюстратор, нәшрият эше буенча белгеч, DH мәктәбе укытучысы Людмила Крючкова уртаклашачак. 

Граффити белән стрит-артны нәрсә берләштерә, сәнгатьнең бу юнәлешләре арасында аерма бармы? 17 гыйнвар - җомга көнне18.30-20.30 сәгатьләрдә ТР Милли китапханәсендә узачак «Урам сәнгате (шәһәр лабиринтлары юлламалары)» лекциясендә сүз шул хакта барачак.

Людмила Крючкова дөньяның төрле почмакларыннан стрит-артның иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итәчәк.  Иллюстрация һәм фотография өлкәсендә экспериментатор Александр Родченкодан башлап, «Артмоссфера» биенналесы һәм Санкт-Петербургтагы Стрит-арт музее кебек заманча проектлар белән тәмамлап,  илебездә урам сәнгатен үстерү турында сөйләячәк. Лекциядә катнашучылар граффити һәм стрит-арт дөньясына чумачаклар, аларның аерымлыклары һәм охшашлыклары турында субкультура призмасы аша беләчәкләр һәм стрит-артның шәһәрләрнең визуаль образын формалаштыруда нинди роль уйнавы, ни өчен аны вандализмнан аерырга кирәклеге турында үз күзаллауларын формалаштырачаклар.

Лекция заманча сәнгать һәм мәдәният белән кызыксынучы һәркем өчен кызыклы булачак.

Адресы: Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International