Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Шигъриятнең бәхетле елларында туган шагыйрь... » (Равил Фәйзуллинга 70 яшь)
2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 16-19 нчы октябрь көннәрендә КФУның Филология һәм сәнгать институтында «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» II халыкара фәнни- гамәли форум һәм аның кысаларында уздырыла торган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.
Анда төрле илләрдән килгән галимнәр, укытучылар, студентлар катнашты һәм бүгенге көндә киләчәк буыннарга үз халкына, мәдәниятенә, башка милләтләр телләренә дә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеге турында басым ясап әйтелде.
Билгеле, телгә карата игътибар матур әдәбият, театр һәм җыр сәнгате аша тәрбияләнә. Әлеге форум кысаларында Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның юбилеена багышланган зур халыкара конференция үткәрелде. Белгәнебезчә, шагыйрь Равил Фәйзуллин шәхесе инде биш дистә ел дәвамында гел игътибар үзәгендә. Аның иҗатын төрлечә шәрехләгән мәкаләләр, гыйльми хезмәтләр язылды. Заманында ул СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы (22 яшь), Тукай премиясенең иң яшь лауреаты булган, никадәр шигырь җыентыклары...
Равил Фәйзуллинның шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы төрле милләт телләренә тәрҗемә ителде. Аның иҗаты турында 300 дән артык мәкалә һәм берничә китап дөнья күрә. Әдипнең иҗаты Англиядә, Венгриядә, Италиядә, Монголиядә, Сүриядә, Төркиядә, Франциядә һәм башка илләрдә билгеле.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә читтә калмады. Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның юбилеена багышлап «Равил Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес» дип аталган күргәзмә белән катнашты. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты турында тулы һәм кызыклы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә әдипнең Милли китапханә фондларында булган китаплары куелды. Бу – Равил Фәйзулинның үзен һәм үз чорын чагылдырып төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре (шигырьләр, поэмалар, фәлсәфи язмалар, әдәби портретлар, эссе-уйланулар, гыйбрәтле сәяхәтнамәләр). Шулай ук, әдипнең Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемәләре белән дә таныша алдылар. Күргәзмәнең эчтәлегендә шагыйрьнең иҗат һәм тормыш принциплары, шулай ук ул иҗат иткән әдәби мохитнең үзгәреп торучанлыгы да истә тотылды.
Равил Фәйзуллин иҗатын үз иткән җәмәгатьчелекне күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм шәхесе турында әдәбият битараф калдырмады. Әлеге экспозиция белән танышу аларга әдипнең иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга, татар шигъриятенең байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.
Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләренең хезмәт нәтиҗәсе булып тора.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз