Укучылар белән иҗади очрашу А. П. Чеховның тууына 165 ел тулуга багышлана.
Антон Павлович Чехов хикәяләрен уку буенча мастер-классны ТР халык артисты, В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театрының әйдәп баручы актрисасы Елена Ряшина үткәрәчәк Очрашудан соң Милли китапханәнең сирәк китаплар фонды хезмәткәрләре классик уку залында «Чехов тормышы» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.