Кунаклар арасында Карелия, Архангельск, Запорожье өлкәләре мәдәният министрлары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының мәдәният өлкәсендәге башкарма хакимият органнары җитәкчеләре бар иде.
.jpg)
Россия Мәдәният министрлыгының Координация советы утырышы 20 гыйнварда Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында үтте. Бүген совет вәкилләре ТР Милли китапханәсендә булдылар: классик, универсаль, күргәзмә һәм музыка залларын карадылар, цифрлы инфраструктура, каталоглар һәм картотекалар, заманча җиһазлар һәм Милли китапханә киңлекләрендә оештырылган китап күргәзмәләре белән таныштылар.
Координация советы вәкилләре өчен экскурсияне Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова үткәрде. Ул кунакларга ТР Милли китапханәсе үсеш концепциясе, бөтенроссия һәм халыкара чараларны оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Экскурсия азагында Архангельск өлкәсе мәдәният министры Оксана Светлова, Карелия мәдәният министры Алексей Лесонен, Запорожье өлкәсе мәдәният министры Роман Олексин һәм Мурманск өлкәсе мәдәният министры урынбасары Тимур Дәүләтшин универсаль залдагы стикер-стендта укылган китаплар турында үз тәкъдимнәрен калдырдылар.
.jpg)