Бүген, 24 гыйнвар көнне Татарстан Милли китапханәсенең юбилее

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

160 ел элек, нәкъ менә шушы көнне , Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ачылган.

Аның фонды нигезен танылган библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второв коллекциясе тәшкил итә (1865 елда аның саны 1908 китап һәм вакытлы матбугат басмасыннан гыйбарәт була).

 

   

 

Бүгенге көндә китапханә фондларында 50 телдә 3,5 миллион нөсхәдән артык документ бар һәм иң кыйммәтлесе - безнең туган якны өйрәнү әдәбиятыбыз: 170 мең китап (аларның яртысыннан артыгы татар телендә). 160 ел элек китапханә губерна идарәсе бүлмәсендә урнашкан булган, аннары китаплар Дворяннар җыены бинасына күчерелгән. Ушкованың атаклы йортына китапханә 1919 елда, ә Пушкин урамындагы яңартылган бинага 2020 елда күчә. Милли китапханә статусы Татарстан ССР Министрлар Кабинетының 1991 елның 5 ноябрендәге карары белән бирелә.

   

ТР Милли китапханәсенең 160 еллыгын бәйрәм итү кысаларындагы чаралар Казанда 2025 ел дәвамында узачак. Ә әлегә партнерлардан һәм укучыларыбыздан котлаулар кабул итәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International