Татарстан Милли китапханәсенең 160 еллыгына китапханә сайтында ике электрон күргәзмә тәкъдим ителде.
Виртуаль экспозицияләр Казан шәһәре җәмәгать китапханәсенең оештырылу (https://kitaphane.tatarstan.ru/virt_v/nbrt160.htm) һәм үсеш тарихы, шулай ук китапханә яшьтәшләре булган журналлар турында сөйли (https://kitaphane.tatarstan.ru/nazad-v-budushchee-zhurnali-rovesniki-biblioteki.htm)
Инкыйлабка кадәрге Россия һәм Казан губернасы матбугаты китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге фондының уникаль өлешен тәшкил итә, чөнки алар кулланучылар өчен сирәк сакланып калган документлар булып торалар. 1865 елгы газета-журналлар ТР Милли китапханәсе белән бер яшьтә. Хәзерге вакытта алар кыйммәтле тарихи чыганакларга әверелде.