Милли китапханәдә сәяхәтче, «Комсомольская правда»ның хәрби хәбәрчесе Григорий Кубатьян булып китте.

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ул китапханә фондына үзенең берничә китабын тапшырды.

Григорий Кубатьян 2000 елдан башлап Рус география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, барлык кыйтгаларның 90 илендә булып кайткан. 2020 елда «Паллада» җилкәнле көймәсендә дөнья тирәли экспедиция этабында катнашкан. «Юлдагы тормыш», « Велосипедта Һиндстанга», «Бөек Африка урау юлы» китаплары, «Travel-журналистика» уку әсбаплары, «Австралия», «Венесуэла», «Мьянма», «Непал» юл күрсәткечләре авторы, шулай ук чит илләрдә (Әрмәнстан, Пакистан, Һиндстан, Непал, Шри-Ланка) берничә шәхси фотокүргәзмә үткәргән.  

     

2024 елда Григорий Кубатьян хәрби проза һәм публицистика өлкәсендә Максим Фомин (Владлен Татарский) исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты,  «Ир-ат сүзе. Карт һәм хәшәрәт» әсәре өчен «Кыска проза» номинациясендә В.К.Арсеньев исемендәге  «Ерак Көнчыгыш» Гомумроссия әдәби премиясе лауреаты булды.  


 Григорий Кубатьян  2023 елдан «Комсомольская правда» газетасының хәрби корреспонденты булып тора, махсус хәрби  операциядә үз теләге белән «Әхмәт» батальоны сугышчысы буларак катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International