Укучыларга бүләкне аның авторы – ике бала әнисе, микробиолог, КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Гөлнур Фәхруллина ясады.
Ул Казан мэриясе грантына ия булды, аның акчасына татар телендә микроблар турында беренче балалар китабы басылып чыкты.
Проект татар телен өйрәнүгә һәм «Үз телем»татар мәдәниятен үстерүгә багышланган.
Фәридә Харрасованың төсле рәсемнәре гадәти караш белән күреп булмый торган микробларны бик төгәл һәм дөрес күзалларга ярдәм итә.