Татарстан Милли китапханәсен «Равил Габдрахман улы Фәйзуллин» библиографик күрсәткече өчен билгеләп үттеләр.
Китапханәләрнең туган якны өйрәнү басмаларының «Авторлык билгесе» бөтенроссия бәйгесе Россия китапханәләр ассоциациясе («Хәзерге китапханәләрдә туган якны өйрәнү» секциясе) һәм Россия Милли китапханәсе тарафыннан 2020 елдан бирле, өченче тапкыр үткәрелә. Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, 2024 елда конкурска Россиянең 57 төбәгеннән түбәндәге 5 номинация буенча 172 гариза бирелгән: «Библиографик күрсәткечләр», «Белешмә басмалар», «Туган якны өйрәнү документлары публикацияләре», «Мәкаләләр һәм докладлар җыентыклары, монографияләр», «Популяр басмалар».
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе "Авторлык билгесе" -2024 бәйгесендә «Белешмә басмалар» номинациясендә катнашып финалга чыкты.
«Равил Габдрахман улы Фәйзуллин» библиографик күрсәткече Татарстан Республикасының халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Равил Фәйзуллинга багышланган.
Библиографик күрсәткеч ТР Милли китапханәсенең «Татар әдипләре» («Татарстанның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре») библиографик басмалары сериясен дәвам итә.
Серия 1996 елда чыга башлый. Бу вакыт эчендә 15 басма дөнья күрде, алар тиз арада таралып, укучылар арасында популярлык казандылар.