Басма татар телен өйрәнү белән кызыксынучы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен исәпләнгән.
«Барсиклар һәм Неко» - 16 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә тәкъдим ителгән татар телендәге беренче буягыч комикс. Барсиклар гаиләсе турында төсле җыентык - propellers.pro Казан анимация студиясе проекты.
«Барсиклар һәм Неко» комиксының сюжеты яшь чит ил кызын кунакка кабул итүче татар гаиләсе турында. Кыз Казан локацияләрендә берничә маҗара яши, татар мәдәнияте белән таныша һәм үзе өчен яңа тел өйрәнә.
«Барсиклар һәм Неко» җыентыгын тәкъдим итүдә Казанның егермедән артык гаиләсе катнашты. Балалар комикс битләрен буяган арада, ата-аналар аны иҗат итүчеләр белән туган тел контекстында популяр мәдәният, балалар өчен мультфильмнар һәм энергияле һәм позитив Барсиклар гаиләсенең тормышка планнары турында сөйләштеләр.