Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә патриотизм дәресләре

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

17 февральдә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» федераль проекты кысаларында ТР Милли китапханәсендә Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Александр Александров чыгыш ясады.

Очрашу Ватанны саклаучылар көне алдыннан китапханәнең күргәзмәләр залында узды. Александр Александров Казанның ике гимназиясенең (N 90 һәм N 3) өлкән сыйныф укучылары алдында чыгыш ясап, илебездә Ватанны саклаучылар көнен кайчан билгеләп үтә башлаулары, элек бу бәйрәмнең ничек аталуы, рус армиясе гаскәрләре өчен кайчан бертөрле форма кертелүе, Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының нинди кораллар кулланулары турында сөйләде. 

  

Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Александр Александров үзе белән Бөек Ватан сугышы чоры тарихи экспонатларын: солдатларның һәм офицерларның шәхси әйберләрен, хәрбиләрнең баш киеме үрнәкләрен, сугыш урыннарыннан кайтарылган предметларны алып килде. 

Очрашуны "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" проекты кысаларында "Кар десанты" хәрәкәтендә катнашучы, балалар өчен яшүсмерләр сменасы җитәкчесе Екатерина Белова чыгышы тулыландырды.  Ватанны саклаучылар көне алдыннан укучылар белән бергә ул гитара астында хәрби-патриотик тематикага берничә җыр башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International