2025 елның 14 февралендә татар галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Бу истәлекле көнгә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре классик уку залында « Мәгърифәт фидакаре Каюм Насыйри» исемле күргәзмә әзерләделәр.
Каюм Насыйри – бөтен гомерен фәнгә багышлаган шәхес. Ул – татар әдәби теленә нигез салучы, татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикере тарихында тирән эз калдырган кеше.
Күргәзмәдә Каюм Насыйриның кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында саклана торган, гарәп графикасындагы әдәби әсәрләре, календарьлар, дәреслекләр, сүзлекләр һәм башка хезмәтләре тәкъдим ителде.