Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына - 200 ел

2025 елның 14 феврале, җомга

2024 нче елның 14 февралендә ХIХ гасырның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның (1825-1902) тууына 200 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтында яңа электрон басма дөнья күрде.

Биобиблоиграфик белешмәлектә Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан кабул ителгән рәсми документлар, тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар, истәлекләр, әсәрләре, хезмәтләре, фотоархив, видеоматериаллар тупланды. Шулай ук К. Насыйрига багышланган презентацияләр, методик материаллар, фәнни эшләр урын алды. Бөек мәгърифәтчегә багышлап үткәрелгән чаралар турында да мәгълүматлар бирелде. Каюм Насыйриның исемен мәңгеләштерү максатыннан башкарылган  эшләр, аның исемендәге музейлар, истәлекле урыннар турындагы материаллар белән дә танышып була. «Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсе фондларындагы Каюм Насыйри әсәрләре һәм  аның турындагы мәгълүмат чыганаклары исемлеге урын алды.

Галим-энциклопедист, язучы, мәгърифәтче, педагог, нашир һәм яңа заман татар фәненә нигез салучы буларак Каюм Насыйри – фәнни, әдәби һәм сәнгати характердагы бай мирас калдырган уникаль шәхес. Үзе исән чагында ук әдипнең 40 тан артык басмасы, шуларның кайберләре берничә тапкыр дөнья күрә. Каюм Насыйри мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр дә яза.  Ул 1860 елдан гыйльми эшчәнлек алып бара, төрле уку әсбаплары, татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерли, сүзлекләр төзи. К. Насыйри 1871 елда еллык өстәл календаре чыгара башлый. Әлеге календарьларда гадәти календарь материалларыннан тыш, төрле темаларга фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Шулар аша һәм әдәби брошюралары белән киң җәмәгатьчелеккә аң-белем тарату эшләре алып бара.

Татарстанда Каюм Насыйри исеме белән бәйле урыннар шактый. Казан шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә. Яшел Үзән районының  Кече Шырдан авылында аңа бюст-һәйкәл куелган. Шунда ук Каюм Насыйри үз куллары белән казыган кое саклана. Авыл халкы әле дә аннан су ала. Киңкырлы галимнең музейлары эшли.

Татарстан Республикасында 1988 елдан Каюм Насыйри исемендәге премия булдырылды. Премия милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләренә укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшырыла.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International