Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Классик уку залында татар эстрадасы легендасының иҗатына һәм шәхесенә багышланган күргәзмә ачылды.  "Мәңгелек Илһам Шакиров!" экспозициясе ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм  туган якны өйрәнү бүлеге фондларыннан китаплар тәкъдим итә.

Илһам Шакиров (1935-2019) - күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе, РСФСРның атказанган һәм халык артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе. 

Аның репертуарында халык һәм эстрада җырлары, күп кенә татар һәм чит ил композиторлары әсәрләре булган. Илһам Шакировның сихри тавышын бөтен Советлар Союзында һәм аннан читтә миллионлаган җанатарлары яратып тыңлаган. 

И. Шакировның бөтен иҗат тормышы бер коллектив - Габдулла Тукай  исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. Илһам Шакиров озак еллар аның сәнгать җитәкчесе булган һәм вокал дәресләре биргән. Моннан тыш, җырчы Татарстанның музыка тарихының чын белгече булып, үз милләтенең сәнгате хакында күп санлы мәкаләләр язган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International