«Ватанга хезмәттә!»: муниципаль китапханәләр белгечләре өчен онлайн-семинар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең «Методистлар онлайн» проекты кысаларында, Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңае белән 2025 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләре белгечләре өчен «Ватанга хезмәттә!» дигән чираттагы онлайн-семинар узды.

Семинарда яңгыраган чыгышлар һәм презентацияләрне Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 150-дән артык хезмәткәре тыңлады һәм карады.

Катнашучыларны сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев китапханә эшчәнлегендә гражданлык-патриотик тәрбия бирү юнәлешенең аерым урын алып торуын ассызыклады.

Семинарның модераторы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М. Нәҗметдинова булды.

Белгород дәүләт универсаль фәнни китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары С.А.Бражникова «Белгород китапханәләре фронт яны территориясе шартларында: хәлләрнең торышына җавап итеп, инициативалар белән чыгабыз» темасына эчтәлекле һәм тәэсирле чыгыш ясады.

«Яшьләрдәге патриотик кыйммәтләр» дигән социологик тикшеренү нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасының Яшүсмерләр китапханәсе методисты С.Х.Тукмеева җентекләп таныштырды.

«Безнең көч бердәмлектә: ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә китапханәләрнең роле» темасын Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китапханә-инновация эше буенча директор урынбасары Е.В.Афанасьева яктыртты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Г.Г.Шәяхмәтова китапханәнең патриотик тәрбия эшен оештырудагы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фәнни-методик бүлек онлайн-семинарны оештыруда ярдәм иткән һәм чыгыш ясаган һөнәрдәшләрнең барысына да рәхмәт белдерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International