Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Бөек Ватан сугышы һәм тарихи хәтер: Җиңүнең 80 еллыгына» дигән Бөтенроссия мәдәни-тарихи форумында катнашты

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 20 февралендә Чиләбе өлкә универсаль фәнни китапханәсендә «Бөек Ватан сугышы һәм тарихи хәтер: Җиңүнең 80 еллыгына» дигән Бөтенроссия мәдәни-тарихи форумы уздырылды.

Форумның актуальлеге яңа геосәяси шартларда сугыш вакыйгаларына «тарих дәресләре» буларак кызыксынуның артуы, тарихи хәтерне саклау һәм аны ялганнардан яклау мөһимлеге һәм яшьләргә сугыш һәм аның геройлары турында дөреслекне сөйләү зарурлыгы белән дәлилләнә.

Форумны оештыручылар – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Россия тарих җәмгыяте, Россия дәүләт тарих җәмәгать китапханәсе, Чиләбе өлкә универсаль фәнни китапханәсе һәм тагын берничә фәнни оешма.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән Форумның «Сугыш турындагы хәтерне саклап» дип исемләнгән онлайн-сессиясендә фәнни-методик бүлек хезмәткәрләре катнашты.

Баш китапханәче О.И.Зуева «Татарстан Республикасы китапханәләренең патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау эшчәнлеге» дигән доклад белән чыгыш ясады. Баш китапханәче К.Б.Фәтхиева «Татарстанның баш китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында» темасына сөйләде.

Докладлар Форумда катнашучыларда кызыксыну уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International