ТР Милли китапханәсендә шул исемдәге күргәзмә ачылды.
«Сугышның бөтен төсмерләре: Донбасс» — ЛДНР халкының хис-кичерешләрен, истәлекләрен һәм фикерләрен абстракт рәсем сәнгате буяулары, формалары һәм төсләре аша киндергә күчерү омтылышы.
Картиналарны ясауда авыр вакыйгалар һәм сугыш нәтиҗәләре белән очрашырга туры килгән гади кешеләр: эшчеләр, табиблар, тернәкләндерү үзәге пациентлары, балалар катнашты.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрдә аларның зур бәла - казалар һәм кечкенә шатлыклар турындагы тарихлары - беркайчан да онытылмаячак хатирәләре сурәтләнгән.
Арт-проект командасының иҗади үзәге - рәссам-абстракционист Сергей Ладошин (иҗади тәхәллүсе Сергей Дас) - Россия Сәнгать академиясе академигы, Россия Рәссамнарының Иҗади Берлеге әгъзасы, Халыкара Рәссамнар Федерациясе әгъзасы, Россиядә һәм бөтен дөнья буйлап күпсанлы күргәзмәләрдә катнашучы.
«Сугышның бөтен төсмерләре: Донбасс» күргәзмәсе конференц-залның сул һәм уң канатында урнашкан һәм Ватанны Саклаучылар көненә багышланган.