Яшь укучыларны "Альянс-Франсез" француз теле һәм мәдәнияте үзәге оештырган очрашуга чакырабыз

2025 елның 21 феврале, җомга

23 февральдә 13.00 сәгатьтә язучы Жан-Филипп Арру-Виньо белән танышырбыз, аның "Tous les anniversaires"китабыннан өзекләр укырбыз, мавыктыргыч тарихлар турында фикер алышырбыз һәм авторның үзе турында бик күп кызыклы нәрсәләр белербез. Кем ул? Аны китап язарга нинди маҗаралар илһамландырган? Без ул серләрне бергәләп чишәрбез!

Катнашучылар өчен француз телен белү өстенлек булачак, ләкин мәҗбүри түгел, чөнки чара рус телендә барачак. Чара "Альянс-Франсез"француз теле һәм мәдәнияте үзәге белән берлектә узачак

Очрашуга теркәлү сылтама буенча:

https://alliance-francaise-kazan.timepad.ru/event/3238510/

Исегезгә төшерәбез, ТР Милли китапханәсенең уку залларында һәрвакытта да чит ил язучыларының балалар әдәбиятын рус телендә дә, оригинал телдә дә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International