Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм «Бөек Ватан» сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Милли китапханәсе «Тере хәтер» акциясе башлануы турында игълан итә.
Безнең һәрберебезнең нәселендә тир һәм кан түгеп, хәтта үз гомерен корбан итеп Бөек Җиңүне якынайтучылар бар! Тылда бертуктаусыз эшләп җиңү яулаучылар да бар... Аларның батырлыкларының хатирәсе яшәргә тиеш!
press.nbrt@gmail.com
почтага түбәндәгеләрне җибәрегез:
Бу ел дәвамында иң яхшы эшләрне үзебезнең каналда урнаштырачакбыз.
Акция «Бөек Ватан» сугышы вакыйгалары һәм геройлары турындагы хәтерне саклауга, үсеп килүче буында ил киләчәге өчен шәхси җаваплылык хисе формалаштыруга һәм яшьләрне җәмгыять тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
#памятипавшихбудемдостойны #помнимгордимсячтим