26 февральдә Балтач муниципаль районы Үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Ватанны саклаучылар елында китапханәләр эшчәнлеген оештыру» дигән семинар үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре өчен тәгаенләнгән әлеге семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә.Җамалиева катнашты.
Очрашуның төп темасы Ватанны саклаучылар елында халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру булды.
Семинарда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар үткәрү, яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшенең төп юнәлешләре турында сүз алып барылды.
Семинарның икенче өлешендә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу уздырылды.