Маршрутта катнашучыларны катлаулы биремнәр көтә: күзәтүчәнлеккә тест һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби аермаларны белү.
2025 ел дәвамында ТР Милли китапханәсендә балалар өчен «Позывной «Җиңү!» квесты узачак. Чара Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Квестка 12 яшьтән өлкәнрәк балалар чакырыла. Алар маршрут кәгазе буенча (7 этап) юл узачак һәм аеруча мөһим биремне үтәячәк. Маршрутта катнашучыларга күзәтүчәнлеккә тест узарга һәм Бөек Ватан сугышы чорының хәрби аермаларын белергә, совет разведкасының донесениесен шифрларга, пазл төзергә, солдат өчпочмагын җыярга һәм легендар Рихард Зорге хәбәрен яңадан торгызырга, шулай ук совет разведчиклары төркеменә үтеп кергән диверсантны фаш итәргә туры киләчәк.
«Позывной «Җиңү!» квесты Милли китапханәдә ике атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә узачак. Якындагы уен 8 мартта 13.00-14.00 сәгатьләрдә узачак.
Теркәлү сылтама буенча