Француз телен өйрәнүчеләргә

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) югары уку йортлары студентлары өчен Франциягә багышланган чаралар узды.


Бу гүзәл ил, аның мавыктыргыч тарихы һәм борынгы шәһәрләре, зиннәтле сарайлары, үзенчәлекле кухнясы һәм зәңгәр диңгез яр буйлары белән танышу видеороликлар презентацияләү, конкурслар һәм викториналар уздыру белән үрелеп барды.

Чараларда Казан федераль университетының массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты I курс студентлары, шулай ук КФУ да психология һәм математика белгечлегенә өйрәнүче, француз телен өйрәнә башлаган студентлар катнашты. Килгән кунакларның чарадан кәнәгать калуларын бүлекнең тәкъдимнәр китабында калдырылган җылы фикерләре дә раслый.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International