Карен Шахназаров экранлаштырган «Танкист яки Ак юлбарыс» романы авторы ТР Милли китапханәсендә укучылар белән бушлай очрашу уздырачак.

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Илья Бояшов - Лауреат - Петербургтагы Нахимов училищесында тарих укытучысы, хәрби-диңгез флоты турында берничә документаль китап авторы һәм 2007 елгы Милли бестселлер лауреаты. 

17 мартта 16.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә язучы, «Танкист яки Ак юлбарыс» романы авторы Илья Бояшов белән иҗади очрашу узачак. 2012 елда бу әсәр мотивлары буенча тулы метражлы, хәрби-фантастик «Ак юлбарыс» нәфис фильмы төшерелде. Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгаларын тасвирлаган әсәрне танылган  режиссер, РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы рәисе урынбасары Карен Шахназаров экранлаштырды.

Язучының беренче зур басмасы - «Үз көеңне уйна» (1989) хикәяләр җыентыгы. Ләкин Илья Бояшовка әдәби дан шактый соңрак килә. 2007 елда Бояшовның  "Муриның юлы» романы «Милли бестселлер» премиясен ала, икенче елда «Танкист, или «Ак юлбарыс» яңа романы "Зур китап" Милли әдәби премиясе финалистлары исемлегенә эләгә. Язучы Илья Бояшов белән очрашу «Китап поезды-2025» федераль акциясе кысаларында ТР Милли китапханәсенең конференц-залында 16.00-17.30 сәгатьләрдә узачак. Керү теркәлү буенча түләүсез: https://nbrt.timepad.ru/event/3263280/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International