Күренекле каләм остасы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

2025 елның 15 гыйнваренда күренекле каләм иясе Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаенан «Шәйхи Маннур» электрон белешмәлеге тулыландырылды, анда соңгы биш ел эчендә Интернет челтәрендә дөнья күргән материаллар өстәлде, « Библиография» бүлегендә яңа чыганаклар урын алды. Белешмәлек Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында күренекле шагыйрь һәм прозаикның  тууына 110 ел тулуны искә алып 2015 нче елда дөнья күргән иде.  

Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе - шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурның (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров 1905-1980) иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Егерменче-илленче елларда Шәйхи Маннур иҗаты шигърият белән бәйләнгән булса, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле.
«Агымсуларга карап» (1970-1973) автобиографик китабы, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повесте (1974-1976) белән Ш. Маннур үзен талантлы прозаик итеп таныта. Үзе исән чагында Ш. Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да бар («Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.). Ш. Маннур шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк, әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшләгән
каләм иясе.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International