ТР Милли китапханәсе Казанда "Китап поезды-2025" акциясенең төп мәйданчыгы булды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Федераль проект кысаларында ТР Милли китапханәсе локацияләрендә Россия язучылары һәм нәшрият вәкилләре катнашында 7 чара узды.

«Китап поезды-2025» Бөтенроссия акциясенең Казан программасына стартны Милли китапханәнең конференц-залында бирделәр, анда «Россия һәм төбәк китап нәшриятын үстерү стратегиясе; җәмәгатьчелек соравы һәм индустрия мәнфәгатьләре арасында баланс» дигән пленар утырыш узды.

Федераль проектта катнашучыларны һәм кунакларны «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте президенты Денис Котов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова сәламләде. Пленар утырышның төп темасы китап нәшриятының заманча тенденцияләре һәм проблемалары булды.

"Уку культурасы - шәхесне гармонияле тәрбияләү һәм үстерү нигезендә яткан төп рухи-әхлакый кыйммәтләрнең берсе. Бүген бу аеруча мөһим. Мондый проектлар ярдәмендә без китап укуның белем алуда төп чыганак буларак популярлаша баруын күрәбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Моны пленар утырышта ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова әйткән саннар да раслый: "2024 елда безнең китапханәдә генә дә  ике миллионнан артык китап укылган. Иң популяр жанрлар: хәзерге заман һәм классик матур әдәбият, психология, балалар әдәбияты, икътисад һәм фэнтези».

Исегезгә төшерәбез, «Китап поезды» Бөтенроссия акциясе икенче мәртәбә уздырыла һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шуңа күрә Милли китапханә фойесында 17 мартта «Бөек Җиңүнең бөек китаплары» күргәзмәсе ачылуы очраклы түгел. Авторлар арасында - Юлия Друнина (Сугыш турында иң яхшы шигырьләр), Константин Симонов (Исәннәр һәм үлеләр), Габдрахман Әпсәләмов («Алтын Йолдыз»), Алесь Адамович (Хатынь повесте), Василь Быков (Альп балладасы) һәм башка танылган язучылар бар.

  

Пленар утырыш тәмамланганнан соң ТР Милли китапханәсендә нәширләр һәм Россия язучылары катнашында тагын 6 чара узды:

  • «СМЕНА» хәзерге заман мәдәният үзәгенә нигез салучы, «Ad Marginem» нәшриятының башкарма директоры Кирилл Маевский, «Эксмо-АСТ» ИГ партнерлык программасы җитәкчесе Ольга Прохорова катнашында «Хәзерге заман китап укучылары биргән өстенлекләр һәм нәшрият тандемы; бүгенге һәм киләчәк» түгәрәк өстәле;

 

  • Әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Сергей Переслегин белән иҗади очрашу;

  • Язучы, "Танкист яки Ак юлбарыс" романы авторы Илья Бояшов белән иҗади очрашу;

  • Музыкант Сергей Север белән иҗади очрашу; Язучылар Ася Лавринович (мәхәббәт турында популяр үoung аdult романнар авторы);

  • Милена Завойчинская (фэнтези һәм романтик фантазия китаплары авторы); Аквила Люцида (Young Adult фэнтези жанрындагы автор) белән иҗади очрашу;

    

  • драматург, язучы һәм режиссер Лев Наумов белән иҗади очрашу.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International