18 мартта 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Рус география җәмгыятенең Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылу көненә багышланган фотокүргәзмәсе ачылды.
Экспозициягә Рус география җәмгыятенең ел саен үткәрелә торган «Иң матур ил» конкурсында катнашучыларның 70 эше кертелгән. Бу - Россиянең әйләнә-тирә мохиткә һәм тарихи-мәдәни мираска сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүче кыргый табигать фотоконкурсы.
Күргәзмәдә Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең табигый һәм мәдәни күптөрлелеген тасвирлаучы мавыктыргыч күренешләр: мәһабәт тау сыртларыннан алып матур яр буйларына кадәр күрмәтелгән. Конкурста катнашучыларның фотоэшләре Кырым буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыгарга һәм ярымутрауның табигый ландшафтының матурлыгын һәм төрлелеген залдан чыкмыйча гына тоярга мөмкинлек бирә.
Экспозиция өчен фотографияләр сайлап алу Рус география җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуының 11 еллыгына багышланган күргәзмә өчен махсус әзерләнгән һәм моңа кадәр күргәзмәгә куелмаган.
Экспозиция ачылышына Милли китапханә фондларыннан Кырым тарихы, легендалары һәм географик үзенчәлекләре турында иң кызыклы (заманча һәм раритет) китаплардан күргәзмә әзерләнде.Фотокүргәзмәгә керү ирекле. Экспозиция 7 апрельгә кадәр эшләячәк.