Интеллектуаль милек һәм бизнес

2013 елның 8 ноябре, җомга
2013 нче елның 2 нче ноябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Интеллектуаль милек һәм бизнес» дип аталган күргәзмә эшли.

Эшлекле үсешнең товарларны эшкәртүдән алып базарга чыгаруга кадәрге барлык аспектларын диярлек үз эченә алган интеллектуаль милек хәзерге заманда бизнесның уңышлы үсеше өчен нигез булып тора.
Күргәзмәдә интеллектуаль милекнең барлык юнәлешләрен чагылдырган әдәбият урнаштырылган. Аларда интеллектуаль милек объектларын саклау мәсьәләләре яктыртыла, интеллектуаль милеккә булган хокукларны яклау һәм бәяләү турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук күргәзмәдә уйлап табуга патент, товар билгесе, файдалы модель, сәнәгый үрнәк алуда ярдәм итүче кулланмалар да бар. Интеллектуаль милек белән бәйле шартнамә-килешү үрнәкләре тупланган җыентыклар, бу өлкәдәге канун бозуларга каршы Россия Федерациясенең законнар тупланмалары да урын алган.

Күргәзмә патент белеме өлкәсендәге белгечләргә генә түгел, интеллектуаль милек проблемалары белән кызыксынучы һәркем өчен дә кызыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International