Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Алексей Иванович Слюзовның замандашлары турында сөйләделәр һәм ТР Милли китапханәсе фондларыннан сирәк басмаларга күзәтү ясадылар.
19 мартта Татарстанның Республика яшүсмерләр китапханәсендә язучы, үзешчән шагыйрь Алексей Слюзовның (1858-1900) тормышына һәм иҗатына багышланган «Слюзов-фест» крафт шигърияте фестивале старт алды. Алексей Иванович Слюзов - күпсанлы шигырьләр авторы, яшь язучыларның җыентыкларын нәшер итүче.
Фестивальдә Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре: кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең рус һәм дөнья әдәбияты секторы мөдире Ләйсән Нәбиуллина, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Марина Толовенкова катнашты. Алар «А.И. Слюзов замандашлары: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан сирәк китапларга күзәтү» дигән доклад белән чыгыш ясадылар. Фестивальдә ТР Милли китапханәсе белгечләре танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең XIX гасырның икенче яртысында басылган әсәрләрен тәкъдим иттеләр.