Бүләкне лекцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашкан авторлар, шулай ук Россия нәшриятлары вәкилләре ясады.
«Китап поезды-2025» Бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча Татарстан Милли китапханәсе фондларына 59 исемдәге китап (142 данә) тапшырылды. Якын арада әсәрләре безнең уку заллары киштәләренә чыгачак авторлар арасында – 17 мартта Казан укучылары белән иҗади очрашулар үткәргән «Китап поезды» катнашучылары да бар.
Алар арасында Олег Рой, Валерий Попов, Лев Наумов, Николай Жданов-Луценко, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Ася Лавринович, Милена Завойчинская, Люцида Аквила һәм башкалар бар.
Инде бер атнадан китаплар ТР Милли китапханәсе залларында пәйда булачак. Аларның бер өлеше Татарстан Республикасы районнары китапханәләренә җибәреләчәк.