«Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе» җыентыгын тәкъдим итү кичәсе 26 мартта ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында узачак
Антологиягә 35 татар авторының шигырь һәм хикәя тәрҗемәләре кертелгән. Җыентыкны төзүчеләр - Якутия Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова. Татарстан шагыйрьләре һәм язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре тупланган яңа китап Якутиянең «Язучы» нәшриятында якут телендә басылып чыкты.
26 мартта 17.00 сәгатьтә булачак җыентыкны тәкъдим итүгә Якутия (Саха) Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов, Якутиянең халык язучысы Наталья Харлампьева, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, «Простор» (Алматы) журналының баш мөхәррире Фәрхәд Тәминдаров, «Шәрык йолдызы» (Ташкент) журналының баш мөхәррире Сираҗетдин Рәүф чакырылган.