«Недетское детское» күргәзмәсендә яраткан әкиятләребезгә үзенчәлекле иллюстрацияләр

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Рәсемнәрнең авторы - РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә Г.Х. Андерсен премиясе лауреаты Игорь Олейников. 

Халык әкиятләре, Пушкин, Даль, Андерсен һәм башка бик күп язучыларның әкиятләре рәссам-иллюстратор Игорь Олейников интерпретациясендә бөтенләй башка яңгыраш ала. "Недетское детское" күргәзмәсендәге һәр иллюстрация - билгеле әкиятнең күренеп торган "өслеге" астында еш кына яңа мәгънәләр яшеренүе турында уйлануга үзенчәлекле чакыру...

    

Рәссам - иллюстратор Игорь Олейников үзенең эшләре турында менә нәрсә сөйли: 
"Текстка үз карашымны, анимациядә эшләү нәтиҗәсендә минем башымда туа башлаган фикерләремне әйтергә мөмкинлек бирәчәк рәсемнәр иҗат итәргә теләгән вакыт җитте. Мин 5+ текстлар белән эшләвемне дәвам иттем, ләкин алар бөтенләй башка иллюстрацияләр иде».

"Недетское детское" экспозициясе Милли китапханәнең балалар залында урнашкан һәм 25 апрельгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International