2025 елның 4 гыйнваренда күренекле татар композиторы, халык авыз иҗатын туплаучы, РСФСР ның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзинең (Җәүдәт Харис улы Фәйзиев (1910-1973)) тууына 115 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаенан «Җәүдәт Фәйзи» электрон белешмәлеге тулыландырылды, анда соңгы биш ел эчендә Интернет челтәрендә дөнья күргән материаллар өстәлде, «Библиография» бүлегендә яңа чыганаклар урын алды. Белешмәлек Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында күренекле композиторның тууына 110 ел тулуны искә алып 2015 нче елда дөнья күргән иде.
Җәүдәт Фәйзинең беренче иҗат җимешләре – «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М. Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре – тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә. Җәүдәт Фәйзинең музыкаль комедия жанрын үстерүдә дә өлеше зур. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр яза, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат итә.
Җәүдәт Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын. Җ. Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап җыентыкларда бастырып чыгара. Ул өч музыкаль комедия, күп кенә җырлар иҗат итеп, татар халык көйләрен эшкәртеп татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән күренекле татар композиторы.