Милли китапханәдә иң иҗади тышлыклы 100 китап күргәзмәсе

2025 елның 28 марты, җомга

Экспозиция соңгы 10 елда Россия китап иллюстрациясенең казанышларын күрсәтә.

27 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә үзенең унъеллыгына «Морс» Халыкара бәйсез китап иллюстрацияләре һәм визуаль әдәбият фестивале оештырган «10 ел эчендә 100 китап» күргәзмәсе ачылды.   

   

Күргәзмәдә стильләр һәм техниканың төрлелеге белән тәэсирләндерә торган рәссамнарның авторлык китаплары-Каси Денисевичның экзистенциаль рәсемнәреннән, Таня Борисованың динамик һәм катлаулы итеп төзелгән «визуаль юл күрсәткечләреннән» алып Катя Гущинаның үткен график киноленталарына һәм Юлия Никитинаның комикс-новеллларына кадәр тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне универсаль һәм балалар заллары арасындагы рекреация зонасында 30 майга кадәр карарга мөмкин.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International