2025 елнын 3 апрелендә Биектау муниципаль районы Үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Патриотик тәрбиягә ярдәмгә библиографик күрсәткеч төзү» дигән темага семинар үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре өчен тәгаенләнгән әлеге семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә.Җамалиева катнашты.
Очрашуның төп темасы Ватанны саклаучылар елында халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру булды.
Семинарда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар үткәрү, яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшенең төп юнәлешләре турында сүз алып барылды.
Семинарның икенче өлешендә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу уздырылды.