ТР Милли китапханәсенең классик уку залында шагыйрь һәм тәрҗемәче Әхмәт Исхак һәм язучы Вакыйф Нуруллинга багышланган күргәзмәләр ачылды.
Апрель аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре берьюлы ике яңа китап күргәзмәсе тәкъдим итте.
Беренчесе - «Илһамнар чишмәсе», шагыйрь Әхмәт Исхакның тууына 120 ел тулуга багышланган (1905-1991).
Әхмәт Исхак- - шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, сатирик. Ул зур әдәби мирас калдырган: шигырьләр, поэмалар, сатирик һәм юмористик әсәрләр, мәсәлләр, балалар өчен әкиятләр, опера либреттолары, Г.Тукай, М. Җәлил иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть хезмәтләре. Әхмәт Исхак А.С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, В. В. Маяковский, Т. Шевченко, Г. Нәвои һ. б. әдипләрне татарчага тәрҗемә иткән. «Илһамнар чишмәсе» күргәзмәсендә Әхмәт Исхакның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре, шулай ук аның иҗатына бәйле хезмәтләре тәкъдим ителгән.
"Аккан су юлын табар" исемле икенче күргәзмә күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллинның тууына 90 ел тулуга багышланган (1935). Ул татар әдәбиятының классигы, «Шинельсез солдатлар», «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар" кебек танылган әсәрләр авторы. Аның әсәрләре төрле телләрдә басыла. Вакыйф Нуруллинның әсәрләре һәрвакыт актуаль һәм кызыклы, патриотик һәм әхлакый тәрбиядә зур роль уйный.
Күргәзмәдә аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре, шулай ук язучының тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбият тәкъдим ителде.
ТР Милли китапханәсенең универсаль залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Китаплар сугыш чоры вакыйгаларын ача һәм фашизмны җиңү өчен батырларча көрәшкән кешеләр турында сөйли. Һәр әсәр - аларның батырлыгын искә төшерү.