Экспозиция Новосибирски Академшәһәрчегенең Галимнәр йортында күрсәтелде.
16-18 апрель көннәрендә Новосибирскида Татарстан Республикасының Фән һәм мәдәният көннәре булып узды. Чарада безнең республиканы ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге танылган галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре делегациясе тәкъдим итте.
Татарстан Фән һәм мәдәният көннәре кысаларында Новосибирскиның академшәһәрчек территориясендәге Галимнәр йортында тематик күргәзмә оештырылды. ТР Милли китапханәсе экспозициягә китапханәнең фәнни-археографик эшчәнлеге һәм 2024 елда Арча районында археографик экспедиция вакытында табылган XVI гасыр-ХХ гасыр башына караган гарәп язулы кулъязмаларны, хатларны, тарихи документларны, фотоматериалларны, шулай ук XVI йөз татар шагыйре Мөхәммәдьярның «Нуры Содур» поэмасының XVIII гасыр башында күчереп язылган кулъязма нөсхәсен тәкъдим итте.
Новосибирскига сәфәр вакытында ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең дәүләт фәнни-техник китапханәсендә, шулай ук Новосибирски өлкә дәүләт китапханәсендә булдылар һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеге белән таныштылар. Татарстан Милли китапханәсен фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев һәм кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин тәкъдим итте.
Новосибирскига ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре йөзгә якын яңа китап (рус һәм татар телләрендәге туган якны өйрәнү, фәнни-популяр һәм матур әдәбият, шул исәптән Татарстан турында китаплар) алып бардылар. Бүләкләр "Новосибирски өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасына, шулай ук Новосибирски өлкә дәүләт китапханәсенә тапшырылды һәм Хезмәттәшлек турында килешү төзелде.