Беларусь тарихы турында сирәк басмаларны XXI Халыкара китап белеме укуларында тәкъдим иттеләр

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Милли китапханәсендә саклана торган кыйммәтле китаплар һәм документлар турындагы доклад белән кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Марина Толовенкова чыгыш ясады. 

2025 елның 17-18 апрелендә Беларусь Милли китапханәсендә XXI Халыкара китап белеме укулары узды. Конференциянең тематикасы китап культурасы үсешенең мөһим аспектларын үз эченә алды. Утырышларда Беларусь, Россия һәм Казахстан китапханәләре, музейлары, фәнни-тикшеренү оешмалары һәм мәгариф учреждениеләре белгечләренең илледән артык доклады яңгырады.
 Секция  утырышында видеоэлемтә буенча ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Марина Толовенкова чыгыш ясады. 

Ул үзенең «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан сирәк басмаларда Беларусь тарихы» дигән докладынТатарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларыннан Беларусь тарихы турында XIX гасыр ахырына караган аерым басмаларга һәм кирилл шрифтындагы XVIII гасыр ахырына караган иске обрядчылык Гродно басмасы нөсхәсенә характеристика бирүгә  багышлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International