Милли китапханә «Җиңү хатлары» бөтенроссия акциясенә кушылды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм СВОда катнашучыларга юлламаны теләгән һәркем җибәрә ала. 

ТР Милли китапханәсе «Россия почтасы» белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Җиңү хатлары» федераль проектына кушылды.


21 апрельдән ТР Милли китапханәсенең ресепшн зонасында махсус почта тартмасы урнаштырылган, анда китапханәгә килгән һәркем Бөек Ватан сугышы ветераннары яки СВОда катнашучылар адресына юллама сала алачак.  Һәр уку залында китапханәчеләрдән махсус брендлы открыткаларны бушлай алып, җылы сүзләр белән рәхмәт белдереп хат язарга мөмкин.

Солдатларга хатлар - Ватанны саклаучының йөрәге белән аның якыннары арасындагы бәйләнеш, өмет, ярдәм һәм ышаныч күпере ул. Һәр хат һичшиксез үзенең адресатына барып җитәчәк: барлык юлламаларны акцияне оештыручылар алгы сызыкка, шулай ук ветераннарга җибәрәчәкләр (моның открытканың икенче ягында Бөек Ватан сугышы ветеранның төгәл адресын күрсәтергә кирәк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International