П. И. Чайковскийның туган көненә багышланган китап күргәзмәсе

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Дөньяда иң күп башкарылган композиторның тормышы һәм иҗаты турындагы документлар һәм китаплар классик уку залында тәкъдим ителде.

7 майда бөек рус композиторы Петр Ильич Чайковскийның тууына 185 ел тула. Бу датагаТР Милли китапханәсенең классик уку залында «Шәхес. Иҗат. Музыка" күргәзмәсе ачылды.

Петр Ильич Чайковский (1840-1893 еллар) - күренекле композитор, пианист, дирижер, педагог һәм музыка тәнкыйтьчесе. Ул үзеннән соң бик зур иҗади мирас калдыра. 

Күргәзмәдә Петр Чайковскийның тормышына, иҗатына һәм шәхесенә багышланган документлар, замандашларының истәлекләре, шулай ук Петр Ильич Чайковскийның күпкырлы сәләтен күрсәтүче музыкаль әсәрләр (китап һәм нота басмалары, шулай ук винил пластинкалар) тәкъдим ителгән.
П.И. Чайковскийның тууына 185 ел тулуга багышланган күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International