23 апрель - дөньякүләм танылган язучы һәм драматург Уильям Шекспирны искә алабыз.
Аның рәсеме китапханәбезнең бер холлын бизи, ә фондларда Шекспир турында 100 дән артык китап һәм документлар: язучының әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турында әдәбият саклана. Басмалар дөньяның 8 телендә тәкъдим ителгән. Иң борынгысы - XVIII гасыр урталары - француз телендә.