«Түгәрәк өстәл» янында сөйләшү

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Татарстан – күпмилләтле һәм күптелле республика. Башкалабыз Казан шәһәрендә генә дә йөздән артык милләт вәкилләре яши. Татарстан – алар өчен уртак йорт булып тора. Халыкка китапханә хезмәте күрсәткәндә моны, һичшиксез, истә тотарга кирәк. Шушы җәһәттән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмати сервис һәм медиатехнологияләр факультетында белем алучы студентлар, шулай ук укытучылар һәм бүлек хезмәткәрләре катнашында, «Күпмилләтле республикада китапханә-мәгълүмат хезмәте күрсәтү» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышы уздырды. Аны бүлек мөдире Г.Ш.Җомаголова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең оешу тарихы һәм хәзерге вакыттагы эшчәнлеге хакында сөйләде.
Мөгаллимә-галимә А.С.Нурмөхәммәтова, республикабыздагы икетеллелек мәсьәләсенә тукталып, телләр белү һәм куллануның төрле милләтләргә китапханә-мәгълүмат хезмәте күрсәткәндә әһәмиятлелеге һәм бу өлкәдә Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан зур эш алып барылуын ассызыклады. Икетеллелек шартларында китапханәләрнең эшчәнлеген ачыклады, халыкларның туган телләрендә булган әдәбиятка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен китаплар нәшер итү мәсьәләсенең әһәмиятен күрсәтеп үтте. Ул соңгы ун ел эчендә республикада татар телендә басылган китаплар репертуарын җентекләп тикшергән, шуңа анализ ясады. Китап укучыларның милли әдәбиятка булган ихтыяҗларын өйрәнүдә китапханәнең ролен күрсәтеп үтте.
  «Түгәрәк өстәл» утырышында катнашучылар куелган темага битараф калмыйча, зур активлык күрсәтеп, бик күп сораулар бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр. Милли китапханә фондларында булган, татар теле һәм икетеллелек мәсьәләләренә багышланган әдәбият белән таныштылар. Студентлар бу китапларны киләчәктә үзләренең фәнни эшләрендә файдаланачакларын әйтеп, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелегенә, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International