Россия геройларының, махсус хәрби операциядә катнашучыларның скульптура композицияләре һәм портретлары - Милли китапханәдәге күргәзмәдә

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

5 майда 15.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе конференц-залының уң канатында тантаналы рәвештә яшь рәссамнарның «Ватан Герой йөрәгендә» күргәзмәсе ачыла.

Эш авторларының һәркайсы - бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашучы яки сәнгать конкурсларында, шул исәптән хәрби-патриотик конкурсларда җиңүче. Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан ачыла һәм Россиянең бүгенге геройларының, СВОда  катнашучыларның, шул исәптән якташларыбызның портретларын һәм скульптура композицияләрен тәкъдим итә. 

Яшь рәссамнарның 30 дан артык эше төрле сәнгать стильләрендә һәм техникада башкарылган (майлы буяулар, күмер, сангина, сепия, пастель, күп катлы акварель техникасы). Һәр портрет геройларның образын һәм характерын үзенчә чагылдыра. Ләкин аларның барысы да натурадан эшләнгән: штрихлар һәм төсмерләр – шәхси аралашу һәм игътибар белән күзәтү нәтиҗәсе.

Тәкъдим ителгән портретлар тышкы охшашлыкка гына ия түгел, шулай ук илебезне саклаучыларның эчке дөньясын, аларның рухи көчен һәм характерын чагылдыра. Болар - батырлык, намус һәм фидакарьлек турындагы тарихлар. Геройлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар сурәтләнгән скульптура композицияләре гипстан эшләнгән. Болар - тарихыбызның сугыш дәһшәтен күргән, иптәшләрен югалту авырлыгын кичергән кешеләрнең йөзләре.…

Күргәзмәне ачу тантанасында СВО сугышчысы («Скиф» кушаматлы), «Нарат» хәйрия фонды вәкиле, «Ватан Геройның йөрәгендә» Рәссамнар ширкәте  директоры, шулай ук Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Халыкара заманча сәнгать академиясе вәкиле Мария Барановская катнашачак. 

16.00 сәгатьтә (күргәзмә рәсми ачылганнан соң) китапханәнең конференц-залында СВО сугышчысы («Скиф» кушаматлы) белән очрашу булачак. Ул үзенең махсус хәрби операциядә катнашу тәҗрибәсе, үзара ярдәмләшүе, Россия солдатларының батырлыгы турында сөйләячәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International