Яңа электрон белешмәлек

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән яңа электрон белешмәлек дөнья күрде.
Музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин исеме беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы буларак кереп калды. Кыска гына гомерендә ул камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын да эшкәртеп татар музыкасы үсешенә зур өлеш керткән композитор.
Белешмәлек (http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/yarullin.htm) 6 бүлектән тора. Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, аңа багышланган шигырьләр, әсәрләре (ноталар, аудио һәм видеофайллар), фотосурәтләр, Фәрит Яруллинга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар, тормышы һәм иҗаты турындагы чыганаклар тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International