Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Сөембикә» журналы бездә кунакта
2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 12 нче ноябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис «Сөембикә» журналына 100 ел тулу уңае белән, редакция журналистлары республиканың муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре, Татарстанның төрле районнарыннан һәм Казан шәһәре мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты.
Татар хатын-кызларының милли матбугатына нигез салучы «Сөембикә» журналы 1913 елда нәшер ителә башлый. Ләкин ул 1918 елда ябыла. 1926 елның августында совет чоры хатын-кызлары вакытлы матбугатының беренче карлыгачы булган «Азат хатын» журналының беренче саны дөнья күрә. Тиз арада татар дөньясында популярлык казанып, ул озак еллар буе даими рәвештә, зур тиражлар белән чыгып килә. 1991 елда журнал үз яшәешенең яңа чорына аяк баса, «Сөембикә» дип атала башлый.
«Сөембикә» үзенең сәхифәләрендә, хатын-кызлар мәсьәләләре белән бәйләп, татар милләтенең гомуми проблемаларын нигезле итеп яктырта белә. Журналда татар милли гаиләсен торгызуга, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне, милли йолаларыбызны саклауга, халыклар дуслыгын ныгытуга багышланган язмалар даими урын ала.
Редакция хезмәткәрләре журналның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләделәр, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр.
Китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре журналның тарихы белән җентекләбрәк таныштырдылар, үз фондларында сакланучы басмалардан әзерләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Журналның төрле елларда китапханә хезмәткәрләре турындагы язмалар басылган саннары очрашуда катнашучыларда бигрәк тә зур кызыксыну уятты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз