Павел Густов һәм Алексей Зильбер белән ачык сөйләшү

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

14 майда 19.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган артистлары, Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актерлары Павел Густов һәм Алексей Зильбер белән ачык әңгәмә форматында иҗади очрашу узачак. 

Очрашуда артистлар үзләренең тормышлары һәм иҗатлары, яраткан әсәрләре һәм сәяхәтләре турында сөйләячәкләр, шулай ук Казан һәм башка шәһәрләр турында истәлекләре, күзаллаулары һәм фикерләре белән уртаклашачаклар.
Теркәлү формасында артистларга үз соравыңны алдан язып куярга була - иң яхшылары очрашу вакытында укылачак. 

14.05 19:00
Теркәлү сылтама буенча: https://nbrt.timepad.ru/event/3363009/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International